Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

"Урман, табигать һәм без»

Табигать – без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары. Табигать – Ана, Җир-ана дибез. Беркем дә табигатькә битараф түгел. Һәр язучы, шагыйрь, рәссам, композитор табигать турында язмый калмый. Алар һәрберсе үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә.  Әйе, һәркем табигатьне матур итеп, аны үз мәхәббәте белән, шигъри бизәкләргә төрә, ямьләндереп күрә. Туган җиребезнең табигатендә сокландыргыч урыннар, чыннан да, бик күп. Яшел тугайлы болыннарга, балыклы, кош-кортлы агымсуларга, түгәрәк күлләргә бай ул.