Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Язучы К.Кәримовка 70 яшь.

1июль язучы Камил Кәримовка 70 яшь тула.Шул уңайдан, "Исеме Камил-язганы камил"дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.Әлеге күргәзмәдә язучының китаплары тәкъдим ителде. Китап укучыларны күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырып,әңгәмә үткәрелде.Камил Кәримов-язучы,сатирик,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе(2011),Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе лауреаты(2004),Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты ( 2016).Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2018).