Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Сугыш урлаган балачак.

1941 нче ел 22нче июнь. Якшәмбе көн. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Кешеләр тыныч йокыда. Бөтен табигать сихри тынлыкка чумган. Кайдадыр еракта чут-чут итеп сандугач сайравы гына ишетелә. Шушы тынлыкны бозып, кинәт көнбатыштан самолетлар гөрелтесе ишетелә. Шомлы үкерү тавышы көчәйгәннән-көчәя бара, кешеләр ни булганын аңлап бетергәнче йөзләгән, меңләгән хәрби самолетлар тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә бомбалар яудыра башлый. Күпкатлы йортлар гөрселдәп авалар, күккә тузан болыты күтәрелә, коточкыч янгын башлана. Дөньяның асты өскә килгәндәй була. Урамнарда, юлда очраган бөтен нәрсәне вата-сыта килүче свастикалы танклар, бала-чаганың, аналарның ачынып елаган тавышлары, кан, үлем...

Тиздән радио туган илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме турында куркыныч хәбәр тарата. Бөек Ватан сугышы менә шулай башлана. Һәркем өчен дә авыр сынау еллары башланып китә.

Авылыбызга сугыш башлану хәбәре шул ук көнне килеп ирешә. Ир-егетләр сугышка китә. Авылым халкы аларны авылның иң калку урыныннан озатып кала. Озатучылар аларга бер теләк- дошманны тизрәк җиңеп кайтуны телиләр. Сылу егетләр, ир уртасы абыйлар изге Ватан өчен сугышка китә. Тылда калучыларга да җиңел булмый. Ләкин солдат әтиләрен, кардәш-туганнарын бөтен нәрсә белән тәэмин итеп тору өчен, станоклар артында торучылар да, колхоз басуларында алны-ялны белмичә эшләүчеләр дә хатын-кыз, карт-коралар, бала-чагалар була. Сыкранмый, сызланмый һәммәсен дә үз җилкәләрендә күтәрәләр алар.

Сугыш чор балалары ачлыкны да, ялангачлыкны кичергәннәр. 

Алар сөйләгәндә , еламыйча мөмкин тугел иде. Һәрберсенең язмышы аянычлы, кызганыч.