Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

"Муса Җәлил бүген дә безнең белән"

Татар халкының каһарман улы, Муса Мостафа улы Җәлиловның туган көне. Муса Җәлилгә багышлаган “Бар җырымны илгә багышладым” әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Шагыйрьгә 1956 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук әсирлектә язган "Моабит дәфтәрләре" җыентыгы өчен Ленин премиясенә лаек була. Җәлилчеләр батырлыклары белән бөтен дөнья халкын таң калдырдылар. Татар дигән батыр халыкның барлыгын барлык кыйтгаларга таныттылар.