Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Сугышчы - интернационалистлар белән очрашу кичәсе

6 - 8 нче сыйныф укучылары  Әфган сугышында катнашкан авылдашыбыз Шәйхиев Зөлфәт, Зиннатуллин Рафыйк, Антипов Валентин  һәм Файзуллин Марсель белән очраштылар. Алар укучыларга сугыш афәте, андагы югалту ачысы, моң, сагыш, батырлык турында сөйләделәр, укучыларга киләчәктә беркайчан да андый сугышлар булмасын, илебез гел тыныч торсын, ир-егетләребез армия сафларында хәрби бурычларын үтәргә барудан курыкмасыннар иде дигән теләкләрен җиткерделәр.  Ә моның өчен тырышып укырга, спорт белән шөгыльләнергә, эшләп үсәргә кирәклеген искәртте. Очрашу бик күңелле булды. Укучылар үзләре дә аларга сәламәтлек, уңышлар теләделәр.