Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

"Искиткеч бәйрәм - Яңа ел бәйрәме!"

 Яңа ел бәйрәменә, чыннан да, ныклап әзерләнәләр. Кызларның энҗе бөртекләре төшерелгән күз явын алырлык күлмәкләрен күргәч, бер мәлгә тынсыз калдым. Кемнәр генә юк иде бу кичәдә - аю, төлке, куяннар, бүре, чит ил мультфильмнары геройлары. Алар Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлап, биеп тә күрсәттеләр. Ә Яңа елның төп тылсымчысы аларга татлы бүләкләрен тапшырды, кызыклы уеннарда катнашырга чакырды.