Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Якташ шагыйребез Галиәхмәт Шаһи белән очрашу кичәсе булды. Шагыйрь белән, аның иҗаты белән якыннан таныштык. Күңелебез эзләгән сорауларга да җавап табылды. Язучынының үз кулы белән имзаланган китаплар алу укучыларга әйтеп бетергесез сөенечләр бүләк итте. Иҗатташ дусты продюсер, җырчы, композитор Виталий Агаповның кайтуы кичәбезне тагын да ямьләндерде.