“Минем кадерле әниемә”
Әниләр көне – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безнең һәрберебез дә балачактан хәзерге көнгә кадәр үзенең күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас образ – үзенең әнисенең сурәтен йөртә. Әниләр бернигә дә карамый сине кичерә, аңлый, һәрвакыт җәлли.
Әниләр бәйрәме уңаеннан “Минем кадерле әниемә” исемле балалар рәсем конкурслары үткәрелде. Конкурста 4-7 нче сыйныф укучылары катнашты.
Әлеге конкурс балалар өчен үзләренең сәләтләрен күрсәтергә яхшы мөмкинлек булып тора. Бу аларның иҗади эшчәнлекләренең соңгы адымы булмас дип ышанып калабыз. Ә әниләр бәйрәмгә бүләксез калмаслар.