Әдәби марафон
«Әдәби марафон” проектының татар дөньясы белән кызыксынучылар, ана телендә сөйләшүче, шулай ук үз телләрен яратучылар өчен никадәрле файдалы икәненә инандым. Бу проект 2017 елның көз аенда башланып китә. Беренчесендә бары 30 кеше катнаша. 21 көн китап укып, иң кызыклы, матур урыннарны Интернет челтәрендә “ВКонтакте” битендә урнаштырып барып, финалга чыктык. Бәйгене йомгаклау тантанасы бик матур узды Казан шәһәрендә. Китап сөючеләргә диплом, бүләкләрне мәртәбәле язучыларыбыз кулыннан алу бик куаныч һәм горурлык булгандыр дип уйлыйм.