Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Һөнәрләр дөньясында.

«Һөнәрләр дөньясында» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате узды. Әлеге чараның максаты булып яшүсмерләрнең төрле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү, хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, укучыларны аңлы рәвештә һөнәр сайлауга, һөнәрләр турында мәгълүмат эзләргә этәрү торды. Һәр кешенең тормышында, мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзенең киләчәге турында уйланырга мәҗбүр иткән бер мизгел барлыкка килә. Һөнәр сайлау мәсьәләсе дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Һөнәр сайлау дөрес булсын өчен, бүгенге көндә иң популяр һөнәрләрне, аның кешегә куйган таләпләрен белергә, үз-үзеңне өйрәнергә кирәк. Катнашучылар “Һөнәрне ничек сайларга һәм ялгышмаска" дигән видеофильм карады. Аннан соң һөнәрләр белән танышу уен формасында барды. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсында катнашты. Чара ахырында укучыларга актив катнашкан өчен сувенирлар тапшырылды.