Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кош канаты- пар белән, ир канаты- яр белән!"

     15 май- гаилә көне. Гаилә- ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Гаиләнең төп бурычы- балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Камил абый белән Таһирә апаның тату гаилә булып яшәүләренә 50 ел тулды. Алар биш бала үстерделәр. Клуб мөдире белән, аларны алтын туйлары белән котларга бардык. Аларга чын йөрәктән имин, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле озын гомер теләдек.