Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Ныклы гаилә- бәхетле балалар!" Китап күргәзмәсе.

            Халыкара гаилә көненә багышлап, китапханәдә,"Ныклы гаилә- бәхетле балалар!" дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәгә гаиләгә багышланган китаплар, тәкъдим исемлеге, "Бердәм, тату гаилә- илгә, халкыма терәк."- исемле альбом эшләп куелды. Гаилә ул- җылы учак. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Авылыбызда матур, эшчән, үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, һөнәрле,бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер- берсенә кайгыртып, яратып эндәшүче матур гаиләләр. 2019 ел- Татарстанда эшче һөнәрләр елы. "Агачны яфрак бизәсә- кешене хезмәт бизи"- ди халык. Безнең бу альбомда йөрәк түренә учак җылысы бөркелеп торган, һөнәрле гаиләләр турында язылган. Кайсы гына эшкә тотынсалар да, гаиләләре белән матур итеп башкарып чыгалар. Белмәгән, башкармаган һөнәрләре юк. "Һөнәрленең кулы алтын"дигән мәкаль, бу гаиләләргә туры килә дә инде.