Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Каз бәбие саклау" күренеше.

        Гореф- гадәтләр борын- борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер- берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф- гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. Бүгенге бәйрәмдә без, каз бәбие саклау күренешен күрсәтеп үттек. Каз бәбие саклаганда күмәкләшеп уеннар уйнадык, элеккеге уеннарны искә төшердек. Фольклор кичәбез бик күңелле узды.