Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китап- иң якын дус!" Китапханә дәресе.

        15 нче апрель көнне китапханәдә, детсад балаларының кечкенәләр группасы белән "Китап- иң якын дус!"- исемле китапханә дәресе уздырылды. Китап кешенең якын юлдашы, киңәшчесе. Ул күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияли. Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә өйрәтә. Китап уку файдалы һәм кызыклы шөгыль булуы турында сөйләдем. Китап, табигать турында әзерләнгән табышмаклар чиштек. Ахырдан мультфильмнар карадык.