Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Язгы халык сынамышлары." Фольклор экология сәгате.

    5 нче апрель көнне, балалар белән, сынамышларның нәрсә булуын өйрәндек һәм яз турындагы сынамышлар белән таныштык. Сынамышның максаты- киләчәкне хәбәр итү. Сынамыш ул халыкның күпьеллык күзәтүләре нәтиҗәсендә туган гыйбарә, ягъни әйтелмә.

     Сынамышлар ел фасыллары, хайваннарның, кошларның, бөҗәкләрнең үз- үзләрен тотышлары, үләннәр, куаклар, агачларның төрле билгеләре, табигать күренешләре, күк җисемнәренең ничек күренүе, кешенең физик халәтендәге төрле үзгәрешләр белән бәйле булуын белдек. Халык сынамышлары практик яктан зур кыйммәткә ия һәм фольклор җәүһәр булып тора.