Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кошлар- безнең дусларыбыз!" Экология сәгате.

            1 апрель -  кошлар көне буларак билгеләп үтелә. 29 нчы март көнне, детсад балалары белән, "Кошлар- безнең дусларыбыз!- исемле экологик сәгать узды.  

             Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр. Шуңа күрә шагыйрьләребез, кошларга багышлап, шигырьләр, композиторларыбыз гүзәл әсәрләр иҗат итәләр.

           Үзебезнең якта кышлаучы һәм җылы якларга китүче кошлар турында сөйләдем. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәк. Яшелчә һәм җимеш бакчаларына сыерчык оялары куйыйк. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк- дигән теләкләрдә экологик дәресебезне тәмамладык.