Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кулланылыштан чыккан батарейкаларның зарары." Экология сәгате.

            18 нче март көнне китапханәдә "Кулланылыштан чыккан батарейкаларның зарары"- исемле экология дәресе узды. Китапханәдә "Батарейка тапшыр- керпенең гомерен сакла!" акциясе бара. Кулланылган батарейкалар- табигать һәм кеше сәламәтлеге өчен бик зарарлы. Һәркем дә әлеге акциягә кушыла һәм табигатьне саклауга үзеннән зур өлеш кертә алачак. Акциягә юктан гына әлеге исем куелмаган- бер батарейка бер кеше яши ала торган территорияне авыр металлар белән зарарлый. Бу акция 2019 елның 1 февраленнән - 5 нче июненә кадәр бара. Актив катнашып күп батарейка тапшыручыларны бүләкләр көтә.