Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Мәкальләр- тел байлыгы."

       Мәкаль -  сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре. Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында киң таралган. Мәкаль нигездә сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә, киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мизгел булып тора. Укучылар һөнәр елы буларак, һөнәргә һәм эшкә багышлап, мәкальләр өйрәнеп килгәннәр иде.Мин мәкальләр әзерләгән идем, мин мәкальләрнең яртысын әйттем,алар тәмамладылар.