Аяз күгем- бәхетле киләчәгем!
1 июнь, җәйнең беренче көне- балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп ала.Әлеге бәйрәм безгә,һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора.Чөнки үсеп килүче буын- ул безнең киләчәгебез, илебез киләчәге.Без алар хакына яшибез.Балаларны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү- изге бурычыбыз.Бу көнне без, балалар белән татар халкының милли- биюле көйләрен искә төшереп күңел ачтык.
Шаян булыйк, моңсуланмыйк
Йөзләр шат булсын!
Тәнебездә саулык белән
Гомерләр узсын!