Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китап туу тарихы." Китапханә дәресе.

            1 сыйныф укучылары белән "Китап туу тарихы" дип аталган китапханә дәресе үтте.Китапларга хәзер берничә мең яшь. Аларны башта балчыктан ясаганнар. Таякчыклар белән тамгалар язганнар. Ә Кытайда беренче китапларны бамбук пластинкаларга язганнар. Татарларда моннан мең ел элек кулъязма китаплар булган. Татар китаплары башта гарәп, аннан соң латин һәм кирилл хәрефләре белән басылган. Беренче рус китап басучысының исеме- Иван Федоров. Аңа Мәскәүдә һәйкәл куелган. Укучылар белән тематик кроссворд чиштек.Китап эчендә булган дискалардан мультфильмнар карадык. Дәрес файдалы һәм күңелле үтте.