Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әдәби- музыкаль кичә. "Әтиемә бүләк."

           23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар көне. Илебезнең тынычлыгын саклау ир- егетләребезнең изге бурычы. Чын ир-егетләр илебезнең тынычлыгы өчен сакта торалар. Без төнлә тынычлап йоклыйбыз, ә чик сакчылары сакта тора. Безнең күгебезне күзәтүчеләр дә, көн- төн үзләренең постларында уяу торалар.Шушы матур бәйрәмдә ир егетләребезне бәйрәмнәре белән котладык. Кичә җыр- бию, нәфис сүзләр белән үрелеп барды. Тамашачы рәхәтләнеп ял итте.