Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Исемең синең үлмәс бер җыр булып, тарихларда калды уелып!..." Патриотик сәгать.

              Бу патриотик сәгатьтә мин укучыларга шагыйрьнең биографияссен сөйләдем. Аның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап эшләнгән презентация карадык. Укучылар Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр. Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образын тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. Ул халык эше өчен көрәшергә биргән антын тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үтәде, үз халкының азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача сугышты. Гүзәл тормышын ул туган иле өчен корбан иткәнлегенә нык ышанган хәлдә төгәлләде.