Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Әфганстан- йөрәк ярасы!" Очрашу кичәсе.

             Меңләгән йөрәкләргә- җәрәхәт, күпме асыл ир- егетләргә җан һәм тән ярасы ясаган, аналарның газиз балаларын, кызларның сөйгән ярларын тартып алган, каһәр төшкән әфган сугышы...Илебезне сакларга дип Армия хезмәтенә киткән сөлектәй егетләребез, Әфганстанга җибәрелеп, туган якларына цинк табутларда әйләнеп кайтты бит! Шулар арасында Пешәнгер авылында туып үскән, 1984 нче елда Армия сафларына алынган татар егете Васыйл Әһлиуллин да бар. Аны онытырга безнең хакыбыз юк! Шушы максаттан, 15 февраль көнне Пешәнгер башлангыч мәктәп- балалар бакчасында "Әфганстан- йөрәк ярасы..."дигән очрашу кичәсе булып үтте. 

            Кичәнең беренче өлеше Васыйл Әһлиуллинга багышланды. Менә экранда Васыйлның 3-4 яшендә төшкән сүрәте...Менә ул инде укучы, янында әти- әнисе, туганнары, дуслары...Егетнең йөзендә елмаю, күзләрендә тормышны, яшәүне ярату чагыла. Ләкин чәчәктәй яшь гомер 1985 нче елның 6 мартында тау- ташлы Әфганстан җирендә өзелә шул.

              Очрашуда шушы сугыш михнәтен үз башларыннан кичкән "әфганчылар" Сабиров Равил һәм Каюмов Газинур абыйлар да катнашты, үз күргәннәрен сөйләде. Һәркем сугышлар башка кабатланмасын, илебездә иминлек булсын, егетләребезнең гомере вакытсыз өзелмәсен иде дигән теләктә калды.