Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Җиңү кайтавазы мәңгелек!" Тарихи сәгать.

         21 нче январь көнне, укучылар белән, "Җиңү кайтавазы мәңгелек!"- исемле тарихи сәгать уздырдым. Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Гитлер Ленинградны юкка чыгарырга тели.Төп төгәл 871 көн(1941 нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән сугыш 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә.

          27 нче январь көне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган.Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы- иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды.