Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Җиңү алып килде язлар!

  Апаз урта мәктәбе укучылары, байраклар күтәреп, барабаннар кагып авыл урамы буйлап һәйкәл янына килде.Сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән әбиләр, бабайларның, аларны күргәч, күзләре яшьләнде.Илебезнең барлык кешеләрен берләштерә торган бәйрәм ул Җиңү көне! 8 нче сыйныф укучылары бик матур әдәби- музыкаль кичә күрсәттеләр.

   Җиребезне беркайчан да сугыш ялкыны көйдермәсен, күгебез аяз, тормышыбыз имин һәм мул булсын! Бәйрәм чәй өстәле янында, мәдәният хезмәткәрләре хәзерләгән шигырь, җырлар белән дәвам итте.

Аккан сулар кебек үтә еллар,

Җитмеш бер ел тула Җиңүгә!

Истән чыкмас сугыш батырлары,

Яшәр алар һәрчак күңелдә!