Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Дан, тынычлыкка дан!

                     7 май көнне Пешәнгер башлангыч мәктәбе белән берлектә, сугышта һәлак булган каһарманнар истәлегенә төзелгән, Пешәнгер авылында төзелгән мемориаль тактага һәм Мирҗәм авылында төзелгән мемориаль комплекска венок куйдык.Укучылар сугыш турында шигырьләр башкардылар.

            2016 нчы елның 9 маенда илебезнең Бөек Ватан сугышында җиңүенә 71 ел.Бөек Ватан сугышы илебез тарихында зур урын били, халыкның ачы язмышында тирән чагылыш таба.Шуңа күрә дә, бу сугышны, анда һәлак булган каһарманнарны, Бөек Җиңүне онытырга хакыбыз юк!