Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кыш бабайда кунакта." Әкияти кичә.

             5 гыйнвар көнне, авылыбызның күпфункцияле үзәгендә, мәктәп укучылары һәм детсад балалары өчен "Кыш бабайда кунакта"- дип исемләнгән күңелле әкияти тамаша оештырдык. Бәйрәмгә балалары белән убырлы карчык, сихерче килде.Сихерче үзенең тылсымлы таягы ярдәмендә, Кыш бабай белән Кар кызын бәйрәмгә чакырды. Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, кызыклы уеннар уйнадылар.Кыш бабай да үз чиратында балаларга бүләкләрен өләште. Балалары белән әниләре, әбиләре дә килгән иде. Бәйрәм күтәренке рухта узды.Һәрбер бала өйләренә сөенеп, бүләкләр белән кайтып киттеләр.