Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Котлы булсын, Яңа ел!" Әдәби музыкаль кичә.

                  31 декабрь көнне Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәгендә Яңа елны каршылау кичәсе булды. Авылыбыз үзешчәннәре матур җырлары, дәртле биюләре, нәфис сүзләре белән тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр. Кыш бабай һәм Кар кызы, клоуннар, эт, дуңгыз, убырлы карчык бәйрәмгә ямь өстәделәр. Тамашачылар үзләре дә бик актив булдылар, уеннарда теләп катнаштылар. Соңыннан лоторея билетлары уйнатылды.