Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Җан азыклары өләшик." Аралашу сәгате.

   Республикада инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. 7 нче декабрь көнне, мин китапханәче, "Җан азыклары өләшик" дигән җылы очрашу үткәрергә дип, Исламова Ләйсәннәрнең өйләренә бардым. Ләйсән 1977 елның  25 нче сентябрендә (кызганычка каршы, ул инвалид булып) туа. Ләйсән үзе биергә ярата, савыт- сабалар юа, өй җыештырырга ярата. Мин килгәнгә сөенде, рәхәтләнеп биеде, тагын кил дип озатып калды. 

     Инвалидларга һәрчак шәфкатьле, мәрхәмәтле булыйк, яхшылык эшлик. Ә бит Аллаһе Тәгалә авыру кешеләрне башкалар гыйбрәт алсын дип яраткан. Үзләре әйтүенчә, физик мөмкинлеге чикле кешегә кайчак хәтта бер елмаеп карау да җитә.