Рәдиф Сәгъди "Алсу томан."
4 нче декабрь көнне, Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә, Рәдиф Сәгъдинең "Алсу томан" спектакле авыл халкына тәкъдим ителде. Р.Сәгъдинең "Алсу томан"моңсу драмасында гаять мөһим, кирәкле тема- афәт булып бүгенге безгә үтеп кергән наркомания мәсьәләсе һәм ятим, сукбай балалар, яшүсмерләр тормышы сүрәтләнә.