Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Яшүсмерләр һәм хокуклар." Танып белү сәгате.

         Хокук ул- дәүләт тарафыннан урнаштырылган һәм үтәлүе дәүләт көче белән тәэмин ителә торган, һәркем өчен мәҗбүри тәртип нормалары системасы. Яшүсмер чак- кеше тормышындагы иң актив чор. Физик көченең артуын сизгән һәм җитлегә баручы кешегә ул инде барысын да булдыра ала кебек тоела. Ләкин тормыш тәҗрибәсе җитмәү, җинаять җаваплылыгын, законнарны белмәү еш кына үз- үзеңне кулда тота алмау да үтә аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Яшүсмерләргә сораулар бирелде, кайсы өлгер шунсы тизрәк җавап бирде.