Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Уңыш бәйрәме". Бәйге.

            30 нчы октябрь көнне Пешәнгер башлангыч мәктәбендә "Уңыш бәйрәме" булды. Мин жюридә идем. Уенда 2 команда катнашты. Укучылар Бүре, Кызыл Калфак һәм Хуҗа Насретдинның биремнәрен үтәделәр. Биремнәргә хәзерләнгәндә, җырлар җырланды, матур биюләр башкарылды. Шулай ук, укучылар бу бәйрәмгә яшелчә һәм җиләк- җимешләрдән төрле кул эшләре иҗат итеп алып килгәннәр иде. Бәйрәм кичәсе бик күңелле булды.