Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китапханәгә сәяхәт." Экскурсия.

            Китап уку белемне  тирәнәйтә, уйларга, йөрәккә канат куя, яхшылыкка өнди. "Китап кешене галәмнең хуҗасы итә",- ди П.А.Павленко...

             Балаларны китапханә белән таныштырдым.Балалар өчен язылган китаплар өлкәннәрнекеннән нык аерыла, алар аңлаешлы, балалар телендә язылган, матур рәсемнәр белән бизәлгән була.Китапханәдәге кагыйдәләр белән таныштырдым.Китапханәдә үзеңә охшаган китапны сайлап ала аласың. Китапны аласыз икән, аны озак тотмагыз, чөнки аны башка укучылар көтә.Үзегез укыган китапны иптәшләрегезгә дә тәкъдим итегез. Китаплар- халык байлыгы, аны саклагыз. Китапларны куллану кагыйдәләре белән таныштырдым. Әйдәгез, барыбызда китап белән дус булыйк! Сәяхәтебез ахырында балалар белән китаплардагы дискалардан әкиятләр карадык.