Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Һәрвакыт изгелек кылыйк!

             21 нче апрель көнне "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы"кысаларында изгелек эшләү, булышу максаты белән Гарипова Язилә апага булышырга бардык.Чынлап та, безнең янәшәбездә көннәрен һәм төннәрен сызланулар белән үткәрүче күпме инвалидлар, картлык көннәрен ялгыз кичерүче әбиләр һәм бабайлар бар. Алар барысы да безнең ярдәмебезгә, кайгыртучанлыгыбызга мохтаҗ. Шуңа күрә һәркайсыбыз игелекле эшләргә вакыт табып, игътибарлылык, шәфкатьлелек күрсәтергә онытмыйк.Норлат районында туган шагыйрь әйткәнчә:

Бер- беребезгә булыйк миһербанлы,

Кирәк чакта күреп сузыйк кул.

Бик катлаулы тормыш сынаулары,

Әкияттә генә түгел шул.