Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашу." Очрашу кичәсе.

      Әлеге очрашу көнен Рифат Җамалның авылдашлары, китап сөючеләр зур кызыксыну белән көттеләр һәм залларны тутырып килделәр. 

      Кичә, Рифат Җамал Мирҗәм авылына багышлап язган, "Сагынам сине, авыл!" җыры белән башланып китте. Җырны көй язган композитор Рәсимә Нигмәтуллина  үзе үк тәкъдим итте. Кичәдә татар моңы, татар җыры, татар шигырьләре яңгырады. Кичәгә Зиннур Мансуров, Фоат Галимуллин, Алмаз Хәмзин, Шәмсия Җиһангирова һәм Ватаным Татарстан газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов кайткан иде. Иҗади моңлы бәйрәм бүләк итүчеләр, тамашачыларга үз шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр һәм җырларын да бүләк иттеләр. Очрашу кичәсе җанлы, күтәренке рухта үтте.Шагыйрьләр һәм язучылар белән аралашу тамашачылар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. 

         Хөрмәтле әдипләребез, сездән алган җылылык безне рухландырыр. Ерак араларны якын итеп, очрашуга кайтып, безне сөендергәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә. Сезнең иҗатыгызны укып аңлардай, дөрес бәяли белердәй үз укучыларыгыз булсын. Иҗатыгызның яңа үрләр яулавын, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.