Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Сак булыгыз: Грипп!" Сәламәтлек дәресе.

          13 нче сентябрь көнне авылыбыз фельдшеры Елизавета Аркадьевнаны сәламәтлек дәресенә чакырдык. Ул укучыларга гриппның билгеләре нинди һәм ул ничек уза, грипп авыруы профилактикасы турында сөйләп узды. Иң мөһиме профилактика вакцина ясату диде. Китапханәче фельдшер сөйләгәннәргә өстәп, организмны чыныктырырга: спорт белән шөгыльләнергә, иммунитетны ныгытырга: витаминнар эчәргә, югары калорияле туклыклы ризык булдырырга, гомуми чыныктыра торган ысуллар кулланырга, иртәнге зарядка ясарга, чыныктыру чаралары үткәрергә, шулай ук суган, сарымсак ашарга кирәк икәнен аңлатып узды. Шушыларны үтәсәк, барыбыз да сәламәт булырбыз,- дип сәламәтлек сәгатен тәмамладык.