Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Спорт мәйданчыгы ачылу." Ачылу тантанасы.

  Узган ел Пешәнгер авылында хоккей мәйданчыгы төзелгән иде. Авыл яшьләре һәм балалар рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнделәр. Хоккей уйнадылар, тимераякта шудылар.Быел волейбол, футбол,баскетбол уйнау өчен спорт мәйданчыгы төзелде. Без мәдәният хезмәткәрләре мәйданчык алдына чәчәкләр утырттык. Тантана ачылуга мәйданчыкны бизәп куйдык.

21 нче сентябрь көнне спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Тантананы Апаз авыл җирлеге башлыгы Садиков Ренат Шамилевич ачып җибәрде. Шуннан Пешәнгер мәктәп- детсад башлыгы Кутдусов Раушан Фарадисович авыл халкы исеменнән төзүчеләргә, эшне башлап йөрүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Спорт мәйданчыгы һәрвакыт кеше белән тулы булсын. Һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Спорт- сәламәтлек нигезе. Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе.