Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Алиш - язучы да, батыр да!" Балалар иртәсе.

        17 нче сентябрь көнне Пешәнгер авылы балалар бакчасында, балалар белән "Алиә- язучы да, батыр да"- исемле балалар иртәсе узды. Абдулла Алишның тормышы, иҗаты турында сөйләдем. Язучының әкиятләре белән таныштык. Балаларга А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сөйләдем. Бу әкият һәрвакыт уяу булырга, сер саклау серләренә өйрәтүен төшендек. 

          Абдулла Алиш әкиятләре безне уңай һәм тискәре гадәтләрне аера  белергә, тырыш, зирәк, тыңлаучан, тыйнак, сер саклый белергә өйрәтә.