Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Мәдәни көндәлек тапшыру." Бердәм дәрес.

        14 нче сентябрь көнне мәктәптә укучыларга "Мәдәни көндәлек" тапшыру булды. Татарстан Республикасындагы истәлекле һәм тарихи урыннар турында ясаган презентация күрсәттек. Арча шәһәре һәм Арча районындагы тарихи- мәдәни урыннар, күренекле язучылар, бөек мәгърифәтчеләр, сәнгать эшлеклеләре, музейлар, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары белән таныштырдым. Мәдәни көндәлекне, ничек кулланырга һәм тутырып барырга икәнен, аңлатып тапшырдык.