"Туган ягым-Татарстан!" Бәйрәм сәгате.
29 нчы август көнне Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә, "Туган ягым- Татарстан!"- исемле бәйрәм сәгате уздырылды.
30 август- Татарстан Республикасы көне.Республика көне- ул барлык күпмилләтле Татарстан халкының уртак бәйрәме.Шул уңайдан Пешәнгер авылы китапханәсендә "Чал тарихлы Казан" дип исемләнгән китап- күргәзмә ясалды.Күргәзмәгә Татарстанның һәм Казан шәһәренең тарихы, бүгенгесен чагылдырган китаплар урнаштырылды. Укучыларны Татарстанның гербы һәм флагы белән таныштырдым. Республика гимнын тыңладылар. Укучылар шашка,шахмат уйнадылар.Оештырылган чарадан барлык катнашучылар бик канәгать калдылар.