Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Шигърият бакчасында." Әдәби мәйдан.

         26 нчы август көнне, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстан һәм Марий- Эл Республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан, "Шигърият бакчасында"- дигән әдәби мәйдан үткәрелде. Әдәби мәйданда, аның иҗатына багышлап төзелгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, укучыларга аның тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде.Укучылар шигырьләрен сәнгатьле итеп укып та, сөйләп тә күрсәттеләр. Миңнуллин сүзләренә язылган, берничә җырын да җырлап үттек.