Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Белем иленә сәяхәт." Әдәби музыкаль кичә.

            1 нче сентябрь көнне Пешәнгер мәктәп- бакчасында күңелле чара булды.Мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды.Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елының башлануын белдереп, җиз кыңгырау чылтырады. 1нче класс һәм 3 нче класс укучыларын китапханәгә чакырдым. 1 нче класс укучыларын китапханә һәм андагы китаплар белән таныштырдым. 3 нче класс укучылары үзләренең беренче тапкыр китапханәдә булуларын искә алдылар һәм өйләренә китаплар белән кайтып киттеләр.