Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"22 август- Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне." Әңгәмә.

   19 нчы август көнне, Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә, Россия Федерациясенең флагы (1994 елның 22 августында кабул ителү) көненә багышлап, яшүсмерләр белән "22 август-Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне"- дигән исем астында әңгәмә булды.Россия флагы- дәүләт флагы ул- илнең мөстәкыйль, ирекле булуын аңлата.Россиянең дәүләт символларын искә төшереп алдык, кызларга һәм егетләргә әңгәмәбезне төгәлләр алдыннан сорау бирдем.Ә сез, Ватаныбыз өчен нәрсәләр эшли аласыз?

         Әйе,Туган ил өчен нәрсәдер эшләр өчен, аның турында күп кенә нәрсәләрне өйрәнергә һәм белергә кирәк.Минемчә, сез әкренләп барлык законнарны да өйрәнерсез, кеше хезмәтен дөрес бәяләрсез, тирә- ягыңдагы кешеләргә карата да ихтирамлы,миһербанлы булырсыз дип уйлыйм.Чөнки, сез- Туган илебезнең киләчәге.Туган илнең данын бар җиргә яңгыратучы һәм аның байлыкларын саклаучы гражданнары булып үсәрсез дип әңгңмәмне тәмамладым.