Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Татар милли киемнәре." Хәтерләү сәгате.

    12 нче август көнне Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә "Татар милли киемнәре"- исемле хәтерләү сәгате узды.Татар халкының милли киемнәре турында сөйләштек. Татар халкы элек- электэн бик матур киенергә яраткан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән - берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тоткан.Татар хатын- кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр.Үзенчәлекле матур күлмәкләрне, камзулларны татар халкы аеруча яратып кигән. Бу чарабызга авылыбызның оста чигүчесе Шарифуллина Мөнирә апаны чакырдык, ул буш вакытларында бик матур итеп чигәргә ярата.Ул безгә бизәк төшерү, чигү турында сөйләде.Укучылар белән төрле уеннар: наза, ак калач, сукыр тәкә, яулык салыш,капкалы һ. б. уйнадык. Укучылар күңелле ял иттеләр.