Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Табигать язмышы- безнең язмыш." Тәрбия сәгате.

        5 нче август көнне Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә "Табигать язмышы- безнең язмыш"- исемле тәрбия сәгате уздырдык.Хәзерге заманда экология проблемасы- иң мөһим проблемаларның берсе."Кеше -табигать патшасы"- диләр. Ә табигатьсез кеше кем була?Куз алдына да китереп булмый. Һавасыз, сусыз, җирсез, кошлар тавышы булмаган, яфраклары,чәчәкләре булмаган дөньяны күз алдына да китереп булмый.Боларның барысын да безгә табигать бирә.Безнең бу тәрбия сәгатенә кунак булып куян да килде.Укучылар табигать,табигатебезнең байлыклары, табигатькә карата сакчыл караш, шулай ук куян турында да күп мәгълүмат алдылар.Куян турында әкиятләр сөйләделәр, табигатькә багышланган табышмакларга җавап бирделәр һәм табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттеләр.