Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә." (Хәтер һәм кайгы көне) Патриотик хәтер сәгате.

        22 нче июнь көнне, Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан, "Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә!"- дигән патриотик хәтер сәгате үткәрдек.Балаларга Бөек Ватан сугышының иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш булуы турында сөйләгәннән соң, бер минут тынлык белән азатлыгыбыз өчен башларын салган каһарманнарны искә алдык, чәчәкләр салдык.Сугыштан кайтып үлгәннәрне китаплардан барладык, Мирҗәм авылында туган Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинның батырлык күрсәткәннәрен Батырлар китабыннан өйрәндек.

        Бөек Ватан сугышы илебез тарихында зур урын били, халыкның ачы язмышында тирән чагылыш таба.Шуңа күрә дә, бу сугышны, анда һәлак булган каһарманнарны, Бөек Җиңүне онытырга хакыбыз юк.