Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Тылсымлы китап иле."

                          Беренче балалар китабы 1658 елда Англиядә басыла.Бу чех педагогы Ян Каменский тарафыннан төзелгән латин дәреслеге була.18 гасырда Даниэль Дефо һәм Джонатан Свифт исемле язучылар "Робинзон Крузо" һәм "Гулливер маҗаралары" исемле атаклы романнарын иҗат итә.Шушы китаплар барлыкка килгән көннән "балалар әдәбияты" дигән могҗизалы дөнья капкалары ачыла. Балалар әдәбиятының "алтын чоры" дип 19 нчы йөзне атыйлар.Бу чордан башлап сезнең өчен күпләгән мавыктыргыч әсәрләр иҗат ителә.Г.Тукай да укырга бик яраткан.Аның шундый бөек шагыйрь булып китүенә китапларның да ярдәме тигән.Ул бик боеккан, үз-үзен кая куярга белмәгән минутларында кулына китап алган һәм аны укып юанган, үзе дә китап турында менә шундый шигырь язган.

       Г. Тукайның "Китап шигырен укып таныштырдым.Һәрбер балага Тукай әкиятләрен тәкъдим иттем, балалар бик матур итеп әкиятләрне сөйләп тә күрсәттеләр.Балалар иртәсе күңелле узды.