Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Сөлге җыю" йоласы.

       Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз.Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр.Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр.Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган.Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән.Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән.  

         12 нче июнь көнне күркәм йола- сөлге җыюны оештырдык. Сөлгеләрне яшь егетләр, кызлар, балалар гармуннарда уйнап, җырлап- биеп, күңелле итеп җыеп йөрдек.Ә бу җыелган сөле белән сабантуй мәйданы бизәлде, төрле ярышларда җиңеп чыгучыга бүләк итеп бирелде.

          Әлбәттә, сөлгеләр татар халкының иң күркәм бәйрәме Сабантуйда да лаеклы урын алып торды.Сөлгеләрсез Сабантуен күз алдына да китереп булмый.