Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Яраткан китабым- экраннарда!"

 1нче апрель көнне Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә "Яраткан китабым- экраннарда"- исемле видео- викторина үткәрелде.Габдулла Тукайның "Тылсымлы сәхифәләр" һәм "Кисекбаш" поэмасы белән таныштык."Тылсымлы сәхифә" китабында Г.Тукайның шигырьләре урын алган.Габдулла Тукайның "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш"поэмасын укып һәм мультфильмын карагач,кыю каһарман Карәхмәт, мескен Кисекбаш, аның сөйкемле хатыны күңелебезгә хуш килде.Аларның гамәлләре аша яхшылык белән явызлыкның бер- берсе белән гел көрәшеп яшәвен, батырлык белән тәвәкәллекнең хәттә Дию кебек явызларны да җиңәргә сәләтле булуын аңладык.Бу видео- викторинадан соң, түбәндәге  нәтиҗәне ясадык, дуслык һәм узара ярдәмләшүне онытмаска.