Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китап- якын сердәш!" Күргәзмә- табышмак.

  Сердәшчем дә, киңәшчем дә,    Китап дусты кешеләрнең   

  Якын дустым да китап.              Һәм иң якын сердәше.

  Дөньядагы бар нәрсәне             Һәрвакытта кирәк була

  Сыйдырган нурлы китап.            Безгә китап киңәше.

        29 нчы май көнне Пешәнгер авылы балалар бакчасында"Китап- якын сердәш"- исемле китапларга багышлап, күргәзмә- табышмак үтте.Китап тормышыбызда иң кирәкле әйбер.Ул киңәшче дә, сердәш тә.Китапны гел укыйсы килеп тора.Балаларга китап турында күп кенә табышмаклар әйтелде, алар бик тиз генә җавап та бирделәр.Китаплар белән нәрсәләр эшләргә ярамаганлыгын исебезгә төшердек, китапны укып чыгу гына түгел, озак хезмәт итсен өчен, аларны кадерләп сакларга да кирәк икәнлеген аңлатып үттем.

Китап- киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны!-  дигән шигырь юллары белән тәмамладык.